Диктантны 8, 9 я 10 нчы ноябрьдә үзегезгә уңайлы урында ТНВ эфирын карап я "Болгар радиосын" тыңлап, яза аласыз. Аннары язылган диктантны Бөтендөнья татар конгрессына җибәрегез. Адрес: 420111 Татарстан, Казан ш., Карл Маркс ур., 38/5.
8, 9 я 10 нчы ноябрьдә сайтка кереп, диктантны онлайн языгыз. Нәтиҗәгез автоматик рәвештә билгеле булачак. ИГЪТИБАР: моның өчен сезгә татар төймәсары (клавиатурасы) кирәк.
Сайтка кереп, харитада (картада) шәһәрегездә диктант язу ноктасын табыгыз. Билгеләнгән көнне диктантны язарга килегез. Сорауларыгыз булса, оештыручының номерына шалтырата аласыз.
Әйе, аның өчен сайтта «Теркәлү» төймәсенә басыгыз. "Сез кем?" соравына "Оештыручы" дип җавап бирегез. Бөтен мәгълүматыгызны язып, теркәлегез. Шәхси кабинетта диктант язу ноктасын булдырыгыз. "Файллар" бүлегеннән барча кирәкле материалны (афиша, текстлар, бланк, тикшерү критерийлары һ.б.) йөкләп алыгыз. Билгеләнгән көнне диктантны уздырыгыз.
Диктант кимендә 1 ай тикшерелә. Билгене күрү өчен бланкта язылган исем-фамилия, телефон номерыгыз аша сайтка керегез.