Фоат Галимуллин

Әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ атказанган фән эшлеклесе.

Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала.

Татарча диктант

Быел татарча диктант сигезенче тапкыр уза. Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Online диктантны язганнан соң, тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белә алачаксыз. Ә offline мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 15 ноябрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була.

Online язу

Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта "катнашучы" буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз.

Offline язу

Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килә аласыз. Мәйданчыкны табу өчен сайттагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла.

Ничек оештыручы булырга?

  • 1. “Диктантка теркәлү” төймәсенә басыгыз.
  • 2. “Оештыручы” төймәсенә басыгыз.
  • 3. Теркәлү узасыз.
  • 4. Электрон адресны раслыйсыз.
  • 5. Диктант узачак мәйданчыкны табасыз һәм аны билгелисез.
  • 6. Катнашучылар санын якынча языгыз.
  • 7. Диктант көнне текстларны һәм бланкларны чыгартасыз.
  • 8. Диктантны укыйсыз һәм билгеләрне куясыз.
  • 9. Куелган билгеләрне сайтка, шәхси кабинетка кертегез.

Диктант 2021 ничек узды

13 октябрь көнне сәгать 13:00 «Татарча диктант» эфирына сылтама чыгачак

Бөтендөнья буенча 
1 миллионнан
артык кеше катнашты

1200

шәһәрдә бөтендөнья буенча 2022 елда акция уздырылды

198 592

Тамашачылар турыдан-туры эфирда трансляцияне карадылар


Диктант үрнәге

Тикшерү өчен текст


tatkniga.ru сайтыннан

Кайсысы дөрес?

Оештыручылар

https://diktant.tatar/media/logos/2022/11/IMG_7563.PNG
https://diktant.tatar/media/logos/2022/11/Снимок_экрана_2022-11-15_в_00.08.27.png
https://diktant.tatar/media/logos/2022/11/unnamed_1.jpg
https://diktant.tatar/media/logos/2022/11/лого_1.png
https://diktant.tatar/media/logos/2022/11/TNV.jpeg
https://diktant.tatar/media/logos/2022/11/Bezymyannyj_2.jpeg
https://diktant.tatar/media/logos/2023/10/логоНМРТтат_горизонтальныи.png

Сораулар һәм җаваплар

Ничек оештыручы булырга?

Diktant.tatar сайтына керәсез, «диктантка теркәлү» төймәсенә басасыз. Анда «Сез кем?» дигән сорау була. «Оештыручы» дигән төймәгә басасыз. Теркәлү узгач, электрон адресыгызны раслыйсыз. Шәхси кабинетта диктант язу мәйданчыгын булдырасыз. Шәхси кабинетта «Файллар» бүлегендә афишаларны йөклисез һәм социаль челтәрләрдә татаратасыз. Диктант көнне шәхси кабинетта «Файллар» бүлегеннән бланкларны йөкләп чыгарасыз, һәм диктантны яздырасыз.

Диктантны үземнең шәһәремдә языр өчен сайтта теркәлергә кирәкме?

Әгәр сез диктантны offline мәйданчыкта язырга телисез икән, сезгә безнең сайтта теркәлергә кирәкми. Язу мәйданчыгына каләм һәм яхшы кәеф белән килүегезне генә көтәбез.

Минем шәһәрдә диктантны берәр җиргә барып offline язып буламы?

Diktant.tatar сайтында төп биттә карта бар. Сез әлеге картада яшәгән урыныгыз янында диктант язу мәйданчыгын таба аласыз. Диктантның төгәл үткәрелү урыны һәм вакыты картада билгеләнгән була.

Диктант билгеләре кайчан билгеле була?

Әгәр диктантны offline мәйданчыкта язган булсагыз, 15 ноябрьдан соң билгене белеп булачак. Моның өчен diktant.tatar сайтына кереп, «Билгем нинди?» төймәсенә басып, телефон номерыгызны һәм исем-фамилиягызны язасыз. Диктантның нәтиҗәсен белеп, сертифактны йөкли алачаксыз. Әгәр диктантны online клавиатура ярдәмендә язган булсагыз, 2-3 көннән соң нәтиҗәне үзегезнең шәхси кабинетта карап булачак.

15 ноябрьдан соң сайтка кердем, номерымны, ФИ яздым, ә билгем юк. Нишләргә?

Мәйданчыкны оештыручыга шалтратырга һәм нәтиҗәне сорарга